Яңа өйләнешүчеләр Шакировы үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2017 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.
Регина һәм Ринат районыбызда яңа гаилә корырга теләүчеләре өчен үзенә бертөрле талисман һәм илһамландыручылар булдылар. Бәхетле яшь парларны Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Б. Семенычев котлады. Аркадий Борисович тантана сәбәпчеләренә истәлекле сувенир һәм ЗАГС бүлегенә тагын күп тапкырлар балаларын теркәү өчен әйләнеп кайтуларын теләп язылган котлау адресын тапшырды.
Бик күп еллардан соң да бүгенге көн алар өчен якты истәлек булып калыр һәм бүгенге карарлары өчен үкенмәсләр, ә аларның туачак балалары туган районыбызда үзләренең бәхетләрен табарлар дип ышанып калабыз.