Бөек Ватан сугышы ветераны Биектауда яшәүче Фәйзрахман Әхмәтҗановның 100 яшьлек юбилее

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

       100 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Фәйзрахманны котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Ул юбилярга чын күңелдән сәламәтлек, якыннарының тәрбиясендә озак яшәвен теләде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында үзен аямый, ил тынычлыгы өчен сугышканы өчен чиксез зур рәхмәтләрен җиткерде. Рөстәм Галиуллович юбилярга илебез президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен һәм Биектау районы администрациясеннән бүләкләр тапшырды. 

        Фәйзрахман Әхмәтҗанов Биектау районы Красна авылында туган. Бөек Ватан сугышына үзе теләп китә. Смоленск тирәсендә сугыша. Хәзергесе вакытта Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яши. Дүрт баласы һәм 8 оныгы һәм 6 оныкчыга бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International