17 гыйнвар көнне, Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә ,тантаналы рәвештә, 2017 елның 100-нче бала теркәүе узды.
100 нче бала булып, Ахмадеев Илнар һәм Лия гаиләсендә туган беренче бала булды. Яшь ата-ана балаларына “Адель” дигән исем кушканнар. Төрки телдә әлеге исем “Дөрес юлдан баручы” дигәнне аңлата.
Сабыйның тормышында беренче документ – туу турында таныклык тапшырганда, ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь ата-ананы шушы истәлеклк вакыйга белән котладылар. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете теләкләре юлладылар.