Карадуган авылында яшәүче Равилә апа Нәбиева 15 гыйнвар көнне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте

2017 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Ветеранны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев та килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләрен тапшырдылар.

Кеше язмышка үзе буйсынамы, әллә Равилә апа кебек язмышын үзе буйсындырамы?! Карадуган авылында гомер итүче Равилә апа Нәбиева тормышның ачысын-төчесен аз татымаган, балачагы да, яшьлек еллары да бик авыр чорга туры килә. Сугышлар тынгач, 1951елда Карадуган авылы егете, сугыштан кайткан Исках Нәбиев белән гаилә коралар, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Равилә апа бүгенге тормышыннан бик канәгать, балалары, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
         Равилә апаның ачык зиһене, камил акылы, сүзгә тапкыр булуы соклану хисләре уята. Табигатьне, урман-кырларны яраткангамы, җиләк җыеп гомер иткән болынлыкларыннан көч, дәрт-дәрман алгангамы, иҗатка гашыйк кеше ул. Ул бәет-мөнәҗәтләр дә әйтә, кырыс язмышына багышлап язган шигырьләрен дә искә ала, моңланып җырлап та җибәрә.
Равилә апа кебек бала җанлы, олы йөрәкле, сабыр холыклы, язмыш җилләренә каршы тора алган ветераннарыбыз булу - үзе бер горурлык, үзе бер тарих. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International