Аның беренчесе 16 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл җирлегендә узды.
Җыен Олы Мишәлеләрнең матур җырлары белән башланып китте.
Бу җыенда Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннаповның чыгышыннан соң социаль тармакта эшләүчеләр халык алдында хисап тотты. Алар үзләренең әйткән сүзләрен саннар, фактлар белән дәллиләп бардылар. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе, гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе халык алдында чыгыш ясадылар.
Олы Мишә авыл җирлегенә кергән авыллар халкы белән очрашуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. Ул район күләмендә эшләнгән эшләр хакында сөйләп узды.