Билгеле булганча, 13 исәбенә күп кенә кешеләр төрле мөнәсәбәттә, әгәр бу сан җомга көнгә туры килсә кешеләрнең хорафаты чиген белми.
Бу билгегә бар баулылар да ышанмый. Иске Яңа ел алдыннан 13 гыйнварда ГХАТ бүлегендә бер яңа гаилә теркәлде. Без чын күңелдән Илназ һәм Альбинаны гаилә корган көннәре белән белән котлыйбыз һәм аларга бәхет, мәхәббәт телибез.
Сүз уңаеннан, астрологлар җомга белән Венера планетасы идарә итә дип саныйлар. Нәкъ менә шуңа күрә бу көн мәхәббәт өчен уңышлы көн.
Ә японнар, корейцлар һәм кытайлылардан өчен гомумән 13 - бәхетле сан, шуңа күрә алар нәкъ менә бу көнне еш кына туйлар уздыралар.
Ә галим Эдгар Вундера 13 саны турында статистик анализ үткәргән һәм “җомга, 13" нең башка көннән бернинди махсус аермасы юк икәнен дәлил иткән.