2017 елның 14 январе көнне, нәкъ искечә яңа елның беренче көнендә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде, Болар Людмила белән Дмитрий Силифанкиннар иделәр, һәм алар актлар китабының беренче битен ачтылар, аяклары берүк җиңел булсын.
Яш парларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов килгән иде. Ул яшьләргә бәхетле тормыш теләп гаиләнең беренче документын - никахлашу таныклыгын һәм бүләк тапшырды. Яшьләрнең шушы бәхетле, шатлыклы мизгелләре гомер буена дәвам итсен.