2017 нче елның 15 январендә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл һәм хезмәт ветераны Сәүдә Мөхәмәтҗан кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 4 бала тәрбияләп үстергән, 12 оныкның, 31 оныкчыкның кадерле әбисе. Юбилярны котларга Әгерҗе ГХАТ бүлеге хезмәткәре Габдрахманова Айгөл Айдар кызы килде, ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, 90 яшьлек юбилеенда туганнары янәшәсендә үткәрүен теләде.