Чистай районында беренче яшь пар

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

2017 елның 13 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда никахны тантаналы теркәү булды. Өч бәхетле пар үзләренең йөрәкләрен бер- берсенә бәйләделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина тарафыннан Денис һәм Мария Семиннар хөрмәтенә аерым котлаулар яңгырады.Чөнки алар  2017 елда  Чистай муниципаль районынд а беренчеләрдән булып гаилә кордылар.

Тантана вакытында барлык яңа өйләнешүчеләргә бәхет, гармония, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, һәрбер яшь  гаиләдә балалар тавышы яңгырап торуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International