Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсендә "Көмеш" туй

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

      2017 елның 13 гыйнвар көнне, Иске яңа елга бер көн калып барганда,  Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә  Эльмира һәм Рафаэль Рахимовлар гаиләсенең  “Көмеш” туй тантанасы узды.

      Учреждениенең белгечләре юбилярларны чын күңелдән тәбрик иттеләр, аларга нык сәламәтлек,  гаилә бәхете теләделәр, Мактаулы акт һәм бүләк тапшырдылар.  Юбилярлар бер- берсенә мәхәббәт йөзеннән көмеш балдаклар белән алмаштылар һәм Түбән Каманың Мактау Китабына үзләренең кулларын куйдылар.

     Халык зирәклеге сөйли:  “Кем агач утырткан, йорт салган, лаеклы балалар үстергән, шуның тормышы юкка узмаган”. Юбилярларның иң зур бәхет һәм шатлыклары  - балалар Эльдар һәм Индира. Алар шулай ук тантанада катнашкан һәм әти-әниләрен шушы бәхетле көн белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International