2017 нче елның 14 январендә район ЗАГС бинасында беренче пар-Азат һәм Энҗе Кубиевларның язылышу тантанасы булды. Яшьләрнең икесе дә Аксубай районында туган һәм бүген дә анда гомер итәләр. Яңа Чишмә районында яңа ЗАГС бинасы ачылуын ишеткәч, монда килеп гариза бирделәр. Тантана ахырында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Мирьякупова яшьләргә матур теләкләр теләде һәм бүләкләр тапшырды: “Без башка районнан килеп гаилә коручыларны да бик хуплыйбыз, аларга уңышлар телибез. Бөтен кеше өчен дә ЗАГС ишекләре ачык.”