10 нчы гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авыл җирлегендә Никоновлар гаиләсе Егор улы Геннадий һәм Трофим кызы Нина 55 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Бу гаилə яшь буын өчен үрнәк улып тора. Алар бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, ихтирам һәм хөрмәт итеп яшилəр. Юбилярлар үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп ике балаларын, ике оныкларын, ике оныкчыкларын саныйлар. Аларның хезмәттә һәм укудагы уңышлары,гаилəлəренең тату булулары аларны сɵендерə.
55 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Соболевский авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.