Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Лебедино авыл жирлегендә, алтын юбилярларны Костеевлар һәм Ерохиннарны котлап уздылар.
Костеевлар - эшчән, хөрмәткә лаек гаилә. Анатолий Федор улы озак еллар бригадир булып эшләгән, ул Атказанган мәдәният хезмәткәре. Людмила Григорий кызы - төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләп хезмәт иткән. Игелекле, ярдәмчел хатын-кыз, яраткан әни, әби ул. Алар өч матур, акыллы кыз тәрбияләп устергәннәр, 6 онык һәм 2 оныкчык тормышларын ямьләндереп тора.
Ерохиннар гаиләсе дә шулай ук тырыш, игелекле һәм ярдәмчел гаилә. Юрий Сергей улы якты кунелле кеше, аның бөтен хезмәт эшчәнлеге электр белән бәйле, ул профессиональ электрчы. Надежда Александр кызы мәдәни мираслы хатын-кыз. Аның хезмәт эшчәнлеге күптөрле, ул сыер савучы булып та эшләгән. Бу бик матур гаилә 3 ул тәрбияләп устерә. Балалары 6 онык һәм 1 оныкчык буләк итә!