ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

1 февральдә ЗАГС булегендә  авыл башкарма комитеты белгечләре белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәнең төп темасы – гражданлык хәле актларын теркәү мәсьәләләренә кагылышлы яңалыклар турында фикер алышу булды.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Тәтеш авыл хуҗалыгы педколледж базасында  31 январь көнне “Гаилә – ул бәхет ачкычы” дип аталган түгәрәк өстәл формасында чара үткәрелде. Әлеге чара райондагы аерылышучы парлар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда буалы әти-әниләр улларына Кәрим, Самат, Әмир, Ислам, Айнур, кызларына Ясминә, Арина, София, Азалия, Валерия исемнәрен иң еш кушканнар. Сирәк бирелгәннәре – Айзат, Айназ, Альмир, Амаль, Андрей һәм Аделя, Адилә, Айгөл, Айлина, Алла. Быел да кызлардан Ясминә “алда бара”, ир балаларга күбрәк Роман исемен сайлыйлар. 

Аяк баскан елның беренче ае төгәлләнде. Гыйнвар аенда эш көннәре гадәттәгедән азрак исәпләнсә дә, никах рәсмиләштерүдә бу ай уңдырышлы булды. Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 45 яңа гаилә туды. Бу көн яшьләр өчен иң истәлекле вакыйга булып хәтердә уелып калсын, ә никахлары ныклы, бәхетле булсын.

2017 елның 31 гыйнварендә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 100-нче бала туу очрагын теркәделәр. "Юбилей" бала  булып – Владимир булды, ул Марина Виктор кызы һәм Евгений Владимир улы Фунт гаиләсендә икенче бала булып туган.

2017 елның 31 гыйнвар көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында  МБГИ 12 нче номерлы лицей укучылары өчен белемне арттыру экскурсиясе оештырылды. Моңа кадәр укучылар өчен ГХАТ бинасы бәйрәм үзәге кебек күз алдына китерелсә, бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы белән уздырылган әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш тагын күп кенә  чаралар алып барылганлыгы турында белделәр.

Яшел Үзән муниципаль района башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2017 елның беренче игезәк балалары теркәлгән. Яңа туган балалар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып туганнар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине игезәк балалары туу белән котладылар һәм балаларын тормышындагы– туу турында таныклыкны тапшырдылар.

Гыйнвар аеның соңгы көнендә  Баулы районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның беренче пар игезәкләре теркәлде.

Элек-элекән кешеләрдә  игезәк бала туу вагыйгасы  тирән кызыксыну уяткан.  Игезәкләр туу -  ул бөек алладан килгән бүләк дип санала.

Оганджан һәм Маргарит Карапетян гаиләсенә бу олы  бәхет елмайган: аларның игезәк кызлары - Милана һәм Мари туган. Кечкенәләр тууга гаиләнең өлкән балалары – Диана һәм Ангелина бик шатланганнар, сабыйларны яратып кабул иткәннәр.  

Актаныш районы Татар Суыксу авылы тыл ветераны Латипова Рәшидә Гани кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев һәм Татар Суыксу авылы җирлеге Башлыгы Р.Харисов тапшырды.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында мәдәни-массакүләм чаралар кысаларында "алтын" юбилярларны тәбрикләделәр.

Александр Васильевич һәм Валентина Алексеевна Власовлар, Вячеслав Сергеевич һәм Людмила Павловна Черемисовлар  ярты гасыр элек гаилә берлеге корып һәм менә инде илле ел барлык проблемаларын бергә киңәшләшеп уңай хәл итәләр. Аларның гаиләләрендә мәхәббәт һәм татулык хөкем итә, бәхетле юбилярларның тормыш гармониясенең сере бер-берсен хөрмәтләүдә һәм аңлауда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International