Гыйнварда районның авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үтте. Анда район башлыгы Равил Кузюров, район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында еллык эшкә йомгак ясау белән бергә бүгенге көндә алып барыла торган вәзгыять һәм бурычларга тукталды. Җыеннарда шулай ук җирле хуҗалык, мәктәп җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченные да үз эшләре буенча отчет тоттылар. Һәр авылда да җыеннар юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды.
Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган “Ак җилкән” клубының чираттагысы 30 январендә Апас районы Кзыл-Тау мәдәният йортында узды.
Гомумрайон планеркасында 30 нчы гыйнварда Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең белгечен Фәния Гаязованы 55 яшьлек юбилее белән котладылар.
Район башлыгы Анатолий Иванов “Татарстан Республикасының атказанган культура работнигы“ исеме бирелү белән Фәния Шамилевнаны тәбрикләде, матур хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм озак еллар әле эшләвенә ышанычын белдереп,чәчәк букеты бүләк итте.
Ямбактыда яшәүче Сания Мөстәкыймовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Сания Закирҗан кызын тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җылы котлады. Юбилярга традиция буенча РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды һәм Сания апага саулык, җан тынычлыгы, тыныч тормыш теләде.
2017 елның 25 гыйнвар көненнән, дөньяга килгән яшь балаларга тыныклык белән бергә, әти әниләргә Президентыбыз Р.Н.Миннехановның котлавы да тапшырыла. Минзәлә шәһәрендә яшәүче Мухамедяровлар гаиләсенә бу котлау беренчеләрдән булып тапшырылды. Бу яшь гаиләдә беренче бала булып кызлары – Варвара дөньяга килде. Район буенча гыйнвар аеда 14 бала дөньяга килде, аларның 7 малай, 7 кыз бала. Барлык гаиләләрне дә бу сөенечле вакыйга белән котлыйбыз, исән-сау булуларын теләп калабыз.
Агымдагы елның беренче аенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 112 бала тууы теркәлде. Шуларның 59ы малай булса, 53есе – кызлар. Ике тапкыр игезәкләр туу турындагы таныклык бирелде. Беренче гаиләдә ул – малайлар, икенчесендә – кызлар. Иң еш кушылган исемнәр – Тимур, Дмитрий, Илья, Валерия, Арина, София.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 100 нче сабые тууы теркәлде. Егор исемле тупылдап торган малай Бөгелмә бала тудыру йортында 27 гыйнвар көнне 3100 грамм авырлыкта 53 см озынлыкта дөньяга туды. Әти-әни Сергей белән Виктория Александровлар өчен сабый гаиләдә икенче бала булып туган. Егор сәламәт, акыллы, батыр булып үссен, үзенең уңышлары белән һәрчак әтисен, әнисен сөендереп торсын!
Өлкән яшьтәге кешеләр игътибар һәм кайгыртучанлыкны аеруча нечкә сизәләр. Татар Кандызы авылы мәктәбе укучыларының ветераннарны котлаүы өлкәннәр өчен күңелле, әмма көтелмәгән хәл булды. Укучылар Татар-Кандызы авыл җирлеге Башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре, җирле ветераннар Советы рәисе белән берлектә юбилярлар Гөлҗиан Солтанованы, Зөлларә Кәримованы, Галия һәм Миннихан Кашаповларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар балаларның ишегалларын кардан чистартуга ярдәм иткәненә бигрәк тә шатландылар. Юбилярлар укытучыларга һәм ата-аналарга ярдәмчел, тәртипле балалар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерделәр.
Яңа 2017 елны 1 гыйнварда 16 сәгать 13 минутта дөньяга аваз салган кыз “ачуы” турында хәбәр иткән идек инде. Буада яшәүче Алсу һәм Рәмис Галимовлар өченче сабыйларын 19ында туар дип көткәннәр. Ә ул барысын да шаккатырып һәм шатландырып “беренче” булырга ашыккан. Ике “егеттән” соң көтеп алынган кызга Әминә дип исем биргәннәр.
Район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге вәкилләре шәһәрдә яшәүче хезмәт ветераны Нина Клыпинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Кунаклар юбилярга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләделәр һәм күп еллар буе намус белән эшләгәне, район үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен тирән рәхмәт белдерделәр. Нина Яковлевнага район башлыгының котлау открыткасын, шулай ук күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар.