ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

2016 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында туу турында 3162 акт теркәлде. Муниципаль районнар арасында  1000 кешегә актлар саны буенча Әлмәт районы дүртенче позициядә. Алтынчы ел рәттән туу турындагы актлар саны үлем актларына караганда күбрәк теркәлгән.


28
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

          28 нче гыйнвар көнне Мамадыш районында үзенчәлекле бәйрәм - креатив чаналар фестивале булып узды. Бу фестивальнең оештыручылары «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә Мамадыш районы Башкарма комитеты. Монда республикабызның 15 районыннан килгән төрле креатив чаналар, төньяк боланын курергә була иде.


1 январь көнне Питрәч үзәк район больницысында кыз  туды. 4 январь көнне – малай. Барлыгы январь аенда ГХАТ бүлегендә 10 бала теркәлде. 6 малай  һәм 4 кыз.

28 январьдә Яңа Чишмә районы ЗАГС бинасында Петропавловка Бистәсендә 55 ел бергә яшәгән Быковлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Регистрация  залында бәйрәм рухы, гаилә җылысы хәкимлек итте. Туй маршы астында “килен белән кияү” тантана залына керде. Аларны анда туганнары һәм кунаклар каршы алды.

– 1962 нче елның январеннән башланып киткән гаилә, бүгенгә кадәр тату гомер итә,- дип башлап җибәрде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Мирьякупова.

Азнакай балалар тудыру бүлегендә әһәмиятле вакыйга. 2017 нче юбилей елының гыйнвар аенда туган  7  баланы тантаналы рәвештә чыгу оештырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфинур Вазыйх кызы балаларның ата-анасына “Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән “Котлау хаты” тапшырды. Аның котлауларына башка килгән туган-тумачалар да кушылды.

    Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2017 елның 26 январь  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  16 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

        Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме.

        2017 елның 25 январь  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  12 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

2017 елнын 26 гынваренда Актүбә бистәсендә күңелле вакыйга булды. Хезмәт сөюче,бәхетле Төхбәтуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. 

      27 гыйнвар көнне Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа туган  баланы тантаналы рәвештә теркәү булды. Бу яшь гаилә- Шигабиев гаилəсе,  Фиркəт улы Радик һәм  Сергей кызы Светлананың кызлары  туды, аңа Аделина исеме куштылар.

ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле ата-аналарны  чын күңелдән котлап, беренче дəүлəт документы - туу турында таныклык һəм Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Миңнеханов исеменнəн йомшак уенчык тапшырды.

24-25 гыйнварда Әлмәт муниципаль районында халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче белгечләр өчен тренинг узды. “Нәтиҗәле коммуникацияләр” темасына узган тренингның төп максаты – дөрес аралашу, үзеңне һәм башкаларны яхшырак аңлый белү булды. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре әлеге чарада аеруча актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International