Актаныш муниципаль районында 2016 ел нәтиҗәләре буенча ял һәм хезмәт бәйрәме үткәрелде. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар ул көнне бәяләнделәр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа әлеге мәртәбәле бүләкне муниципаль район башлагы Ф.М.Камаев тапшырды.
Болгарда яшәүче Ирина белән Владимир Ергачевларның гаилә коруларына бу көннәрдә кырык ел тула. Ахак туй – гаилә тормышында истәлекле вакыйга, бу вакыт эчендә алар зур сынаулар аша, иңгә-иң куеп, бергә үткән...
2017 елның 17 нче гыйнвар көнендә “Шәһәрнең балалар перинаталь үзәге хастаханәсендә”, яңа елдан соң беренче тапкыр, булачак әниләр өчен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре беренче дәрес үткәрделәр.
27 январь көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Любовь Иван кызы Кириллова гомеренең туксанынчы кышын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның күп санлы коллегалары, якыннары килде. Ул 15 яшендә Урыссу химзаводына эшкә килә һәм пенсияга чыкканчы шунда эшли. Ветеранны район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
2017 нче елның 27 гыйнварында шәһәрнең Перинатал үзәгендә №200 санындагы акт язуы теркәлгән.
Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Ленинград блокадасында катнашучы, хезмәт ветераны Мария Сомованы котладылар. Аңа бу көнне бик күп матур сүзләр әйтелде һәм теләкләр теләнде.Тормыш иптәше белән алар 2 кыз үстерделәр. Аны бу көнне район ГХАТ хезмәткәрләре дә котлады.
2017 елның 27 гыйнвар көнендә Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә Киселевлар гаиләсендә “алтын” туй тантанасы узды.
25нче гыйнвар көнне 2017 елның Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда "Ир-ат һәм Хатын-кыз. Мөнәсәбәтләр гармониясе, иминлек, муллык һәм сәламәтлек нигезе" темасы мастер-класс узды. Керү бушлай иде.
Бүген Яр Чаллы Тантаналар сараенда Дамир Шаһиәхмәт улы, Суфия Кәлимулла кызы Галиевлар гаилә юбилейларын бәйрәм итте.
Алар икесе дә милләтебезнең асыл заты, тормышны сөючән, түземле һәм олуг хөрмәткә лаеклы шәхесләр. “Алма агачыннан ерак төшми”, дип халык белми әйтмәгән. Үз үрнәкләрендә алар авырлыкларга бирешмәгән, инсафлы, тырыш, тәүфиклы балалар тәрбияләгәннәр, ә оныклары, оныкчыкларына куанып бетә алмыйлар.
Яковлевлар гаиләсендә кыз бала туды,ул бу гаиләдә икенче кыз бала. Ә Усмановларның инде 3 кызлары бар,аларның көтеп алган уллары туды.