55 елдан соң гаилә тормышының Зөбәрҗәт туе үткәрелә

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы Тантаналар сараенда Дамир Шаһиәхмәт улы, Суфия Кәлимулла кызы Галиевлар гаилә юбилейларын бәйрәм итте.

Алар икесе дә милләтебезнең асыл заты, тормышны сөючән, түземле һәм олуг хөрмәткә лаеклы шәхесләр. “Алма агачыннан ерак төшми”,  дип халык белми әйтмәгән. Үз үрнәкләрендә алар авырлыкларга бирешмәгән, инсафлы, тырыш, тәүфиклы балалар тәрбияләгәннәр, ә оныклары, оныкчыкларына куанып бетә алмыйлар.

Бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә тән, күңел сихәте бирсен Ходай! Нәсел агачы дәвам итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International