ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә чаңгы трассасында гөрләп чаңгы ярышы үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.

2017 елның 13 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен “Гаилә” дәресе узды.

      Бүген, 13 февраль көне авыл районнары арасында узучы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт яратучы гаиләләр ярышларында Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабировның гаиләсе 3 призлы урынга лаек булды. Байлар Сабасында узган ярышта 21 команда катнашты.

Романтик бәйрәмнәрнең берсе февраль уртасына туры килә. Бөтен дөнья буенча миллионлаган кешегә шарлар, йомшак аюлар, шәмнәр һәм сөйкемле открыткалар ошый.


12
февраль, 2017 ел
якшәмбе

14 февральдә бөтен дөнья иң матур һәм романтик бәйрәм "Гашыйклар Көненен» билгеләп үтэ. Вэли көнен барлык өлкәннәр һәм балалар үткэрэ. Мәхәббәтэн башка безнең тормыш кунелсез булыр иде. Чын мәхәббәт булмый яртылаш. Әгәр сөясең икэн, ягъни бөтен җанын, бөтен күңелен белэн сояргэ кирэк.

Гашыйклар көне алдыннан 2017 елнын 11 февраленда барлык гашыйклар Яшел Узән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, уздырылган "Изге вәли Көне" дип аталган конкурсында катнаштылар.

2017 нче елның 12 нче февраль  көнне Норма урман хуҗалыгында  гомер итүче, тыл ветераны Мубаракшина Нәсимә Зиннәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Аскаров Газинур Миассарович котлады, бүләкләрен тапшырды, район башлыгы Иванов Анатолий Петровичның котлауларын җиткерде.

 Шәһәрнең үзәк стадионында инде традицион  бәйрәмгә әйләнеп бара торган “Бөтенроссия чаңгы юлы“ узды.

 Анда профессионаллар  белән беррәттән һәвәскәр чаңгычылар да катнашты. Катнашучыларның яше мөһим түгел иде  . 2017 метрга вип ярышта 257 кеше катнашты.

 Матур җырлар, биюләр белән уралып барган ярыш бик оешкан рәвештә узды.

ГХАТ хезмәткәрләре дә бик теләп чаңгы шудылар.

Арча муниципаль районында «Авылым күрке — яшь гаилә» дигән яңа бәйге старт алды. Авылларда яшәүче 35 яшькә кадәрге гаиләләр ярышып осталыкларын, булганлыкларын, тырышлыкларын күрсәтәчәк. Бәйгене уздыруның төп максатлары: халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен пропагандалау; яшь гаиләләрнең күркәм сыйфатлары аркылы, халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү; гаиләләрнең җәмгыятьтәге ролен ассызыклау, гаилә иминлеге, балаларына дөрес тәрбия бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа авылында яшәүче Ваһапова Мөршидә Минһаҗ кызына 11 февраль көнне 90 яшь тулды. Ваһапова Мөршидә озак еллар укытучы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Комыргуҗа авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөршидә Ваһапованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әтнә муниципаль районы Әйшияз авылында яшәүче Хисмәтуллина Фатыйма Сәхибулла кызына 11 февраль көнне 95 яшь тулды. Хисмәтуллина Фатыйма озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Фатыйма Хисмәтуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International