ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның 11 февралендә йөзенче бала тууын  теркәделәр.

Яңа туган кызның әти- әнисе Виктор һәм Александра  Граненковлар ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга кечкенә бүләк алдылар. Валентина әлеге гаиләнең икенче баласы, ә Чистай районында исә ул йөзенче бала булып туды.

Улларын алар Рамир дип атадылар, борынгы славян теленнән тәрҗемә иткәндә Рамир (яки тулы исеме Радамир) – “дөньяга куанучы” дигәнне аңлата.
Сабый чагында Рамир  хәрәкәтчән, аны бер урында гына тотып тору бик кыен, кызыксынучан.

Район үзәк китапханәсене хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең югары сыйныф укучылары өчен гаять тә үзенчәлекле чара үткәрделәр. Яшүсмерләрне, икенче төрле әйтсәк, яшьлек чорына кереп баручы егет-кызларны кеше тормышындагы рухи кыйммәтләр, гомер баскычлары, гаилә хәленә әзерләү, парлы тормыш коруда истә тотыла торган мөһим төшенчәләр белән таныштырдылар. 

Шәһәр спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары Танайка урманында үтте. Катнашучыларны район башлыгы Геннадий Емельянов сәламләде, ул киләсе елда биредә модульле чаңгы базасы булдырылачагын әйтте. Җиңүчеләргә бүләкне дә ул тапшырды. Финишка беренчеләрдән булып  Геннадий Бачков килде. Иң яшь чаңгычы 7 яшьлек Самира Абдуллина һәм иң өлкән яшьтәге 73 яшьлек Альберт Асханов махсус кубок һәм бүләкләргә лаек булды.

2017 елның 11 февралендә никахлашу Сараенда «Булачак гаилә  мәктәпбе «Юнона» проекты кысаларында дәрес үткәрелде. Әлеге проект Түбән  Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән бергә эшләнгән.


10
февраль, 2017 ел
җомга

  2017 нче елнын 10 нче февраль көнендә Саба муниципаль районы Лесхоз поселогында яшәүче Ибраһимова Хәтимә Рахимулла кызы  үзенең  90  яшьлек юбилеен каршылады. Хәтимә әбине тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Алар Хәтимә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

    2017 елның 10 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа 2017 елның ике йөзенче пары язылышты – Александр һәм Ольга Ларинлар.

     Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

Азнакай муниципаль районының "Өмет" исемле социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән зур бәйрәм чарасы оештырылды.

      2017 елның 10 февраль көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең педагогик көллияте укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр. Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр бирделәр. 

10 февраль  көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды. Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 7 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International