ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

9 февраль көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  19 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

       Бүген Дөбъяз авылында гомер итүче Синбикә Сабир кызы Гайнуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны матур бәйрәме белән котларга  Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рания Гайнетдинова, Дөбъяз җирле үзидарә башлыгы Әсхәт Низамов килде. Юбилярга  озын гомер, сәламәтлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

 8 февраль көнне Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратий улына 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, Лельвиж җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, ГХАТ җитәкчесе Зөлфия Латыпова  да туган көн иясенә үзләренең котлауларын ирештерделәр

   ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 60 нче мәктәпнең  укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

   Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр. 

2017 елда бөтен ил ГХАТ бүлегенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте үтәчәк. Әлбәттә, бу истәлекле дата! Шушы вакыт эчендә ЗАГС җәмгыятебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. 100 ел эчендә туучы һәм өйләнешүчеләр бер буынгына булмады. Әлеге шатлыклы вакыйгаларны  ЗАГС хезмәткәрләре теркәде. Ә элек ГХАТ идарәсеннән башка кешеләр ничек яшәгән икән? Бу сорауга җавап табыр өчен, "Без тарихта эзлебез...." рубрикасын башлыйк.

2017-нчы елның 9-че февралендә Гагарин исемендәге мәдәният йортында Актүбә бистәсенең совет һәм башкарма комитетының еллык эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда тантаналы рәвештә, Актүбә бистәсендә, 2017 елда  беренче булып дөньяга килгән бала Шиһапова Зилия Альберт кызын котладылар. 

  2017 нчы елның 9 нчы февраль көнендә Саба муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2017 нче елның беренче игезәкләре теркәлде.

  Байлар Сабасы бистәсеннән Шәвәлиев Ранис һәм Гөлфияләр гаиләсендә 2017 нче елның 6 нчы февраль көнендә сөенечле вакыйга -игезәк малайлар Ранил һәи Раил якты дөньяга аваз салдылар.

   Игез балалар туу еш күзәтелми, ике бер төрле сабый- ул табигатьнең бер могҗизасыдыр. Әлбәттә әти-әниләр икеләтә бәхетле. Сабыйларның сау-сәламәт, бәхетле, озын гомерле булып үсүләрен теләп калабыз!

9 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенең тантаналы залында  ГХАТ бүлегенең  2016 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Макаров К. Г., Башкарма комитет эшләре  белән идарә итүче Искәндәров Р. Р., районның авыл башкарма комитетлары сәркатипләре, Менделеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Бахматова О. А., күмү йолаларын башкару буеча хезмәт күрсәтү оешмасы директоры Тогулев И. Н., мәчет хезмәткәре һәм матбугат  хезмәткәре катнашты.

Бүгенге көндә Алабуга картлар йортында  яшәп ятучы Роңиннар гаиләсе 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте. Бу көнне билгеләп үтүне Олҗга Иванова матурлык салоннынан башлады.  Тантананы исә ЗАГС хезмәткәрләре, “Забавушка” фольклор коллективы матурлар оештырганнар иде.

Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 4  нче урта белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. Бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International