ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 9 февралендә Алабуганың ЗАГС булегендә бәләкәй кызга Николь исеме кушылды. Бәләкәй кызчык Коноваловлар гаиләсендә озак көтелгән беренче бала. Аларга исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете телибез.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бриллиант туйларын билгеләп үтүче парның тантаналы бәйрәме узды. Василий Михайлович белән Александра Васильевна Ангеловлар законлы никахта 60 ел гомер иткәннәр. Кадерле юбилярларга ныклы сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтендә, күңел җылысында озын-озык яшәргә язсын!


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

      Төп доклад белән Россия Пенсия фондының ТР Мамадыш районы буенча идарәсе Шамил Хәсәнов чыгыш ясады. Ул узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде. 

Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган гаиләләр сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкчесе Тохбатуллин Марсил Габделфәрт улы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде.

   8 февраль көнне Филатов Анна Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева котлады.

10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Лаеш районы Столбище авыл җирлегендә халык җыены узды. Сессиядә Лаеш муниципаль районының башлыгы  Михаил Афанасьев, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. Сессия тәмамланганда шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парларын билгеләп үттеләр.  Болар 60 ел бергә бәхетле гомер кичергән Зайцевлкар гаиләсе Степан Федорович һәм Нина Афанасьевна. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.

Кече Елга  авыл җирлегенең отчет сессиясендә район башлыгы М.П.Афанасьев белән авыл җирлеге башлыгы бергә  55 ел торган юбиляр гаиләне котладылар. Тантаналы төстә юбилярларга акчалата бүләк, рәхмәт хаты тапшырылды.

Бу көн кунелләр  матурлыкка һәм бәхеткә төренә.  Алексеевск районында яшәүче Ятряковлар гаиләсе зөбәржәт туйларын билгеләп утте, алар 55 ел инде бергә исән-сау гомер кичерәләр.

Алабуга ЗАГС бүлегендә 25 гыйнварда Республика Президенты Р.Н.Минниханов исеменнән котлау папкалары тапшырылды. Бу көнне барлыгы 16 гаилә тәбрикләү сүзләре язылган папкаларга ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International