2017 елның 13 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен “Гаилә” дәресе узды.
Педагог-психологы Гүзәл Шириева әңгәмәдәшләре белән гаилә турында сөйләштеләр. Очрашу ахырында педагог "Минем гаиләм" дип аталган уен үткәрде. Уен барышында катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, мәсьәләләр чиштеләр, шигырь укыдылар, идеаль ир һәм хатын рәсемен ясадылар.