ГХАТ бүлегендә 20 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.
Ярәшү тантанасына барлык теләүчеләрне чакырабыз!
2017 елның 14 февралендә Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсенең төп залында Гашыйклар көне кысаларында "Гаилә " темасына электив курс узды.
Кышның чатнама суыкларына карамастан, 14 февраль иң якты һәм язча җылы көн. Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме килеп җитте. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.
Бу матур бәйрәм көнендә Ютазы районында тагын бер яшь гаилә туды. Урыссу бистәсендә яшәүче Ксения һәм Остап Калмыковлар язылышу турында таныклык алдылар. ЗАГС хезмәткәрләре аларга кулга- кул тотынышып олы тормыш юлыннан бергә озак еллар атлауларын теләделәр һәм районның күркәм парларының берсе булып торырлар дип ышаныч белдерделәр.
2017 елның 14 февралендә - "Гашыйклар көнендә” Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3 пар никахы теркәлде. Һәр пар үзенчә матур һәм үзенчәлекле иде. Әмма иң мөхиме – аларны мәхәббәт хисе берләштергән. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре парларны яңа гаиләләре туулары белән котладыр һәм үз мәхәббәтләрен бөтен тормышлары аша алып барырга һәм аңа тугрылыклы калырга теләп калдылар.
2017 елның 14 февралендә, Гашыйклар Көнендә, Рәсәй Федерациясенең ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан никахлашу Сараенда уникаль фотокүргәзмә ачылды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гашыйклар көнендә ике яңа гаилә барлыкка килде. Альберт белән Ирина, Руслан белән Ольга бу көнне законлы ир белән хатын булдылар. Хәзер 14 февраль матур датасы алар өчен Гашыйклар көне генә түгел, ә гаилә оешкан көн буларак билгеләп үтеләчәк.
2017 нче елнын 13 нче февраль көнендә Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче Минһаҗетдин Җамалиев үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Минһаҗетдин абыйны тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, якыннары, туганнары килгән иде. Алар Минһаҗетдин абыйга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шушы көннәрдә Теләче районы Җәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Әлфинур апа Бәширова үзенең туган көнен билгеләп узды. Оныклар, оныкчыкларга бай булган Әлфинур әбигә 90 яшь тулды.