Әлфинур әбигә 90 яшь

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Теләче районы Җәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Әлфинур апа Бәширова үзенең  туган көнен билгеләп узды. Оныклар, оныкчыкларга бай булган Әлфинур әбигә 90 яшь тулды. 

Әлфинур әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Нияз Мортазин, Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Габделнур  Мәннапов, гражданлык хәле  актларын бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова килде. Юбилярга  Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм авыл җирлеге әзерләгән истәлекле бүләк тапшырылды.

Әлфинур әби сигез балага гомер биргән. Бүгенге көндә 19 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә ул. Туган көне белән котларга да якыннары җыйналып килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International