Кайчандыр күптәнге елларда югары хислэр белэн канатланган,
Берничек тә уйламыйча ул чакта уйлап тапкан кемдер гашыйклар көнен,
Бу булачак көн елда яраткан бәйрәм булыр дип.
Бу көнне инде Изге Вэли көне дип хормэтлэп атыйлар.
Елмаюлар һәм һәркайда чәчәкләр, янә һәм янә мәхәббәт...
Шулай булсын һэрчак, могҗиза-булсын, дөньяда булсын тик мәхәббәт!
14 февральдә бөтен дөнья иң матур һәм романтик бәйрәм "Гашыйклар Көненен» билгеләп үтэ. Вэли көнен барлык өлкәннәр һәм балалар үткэрэ. Мәхәббәтэн башка безнең тормыш кунелсез булыр иде. Чын мәхәббәт булмый яртылаш. Әгәр сөясең икэн, ягъни бөтен җанын, бөтен күңелен белэн сояргэ кирэк.
Гашыйклар көне алдыннан 2017 елнын 11 февраленда барлык гашыйклар Яшел Узән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, уздырылган "Изге вәли Көне" дип аталган конкурсында катнаштылар.
Бәйрәмнен төп геройлары ике яшь пар булды, алар өчен 2017 елның 11 феврале үзенчәлекле булды, чөнки Яшел Yзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу көнне аларның никахлары теркэлде.
Яшь парлар зур кызыксыну белән мәхәббәт, гаилә, никах, якынлашып килүче Изге Вэли көненен бәйрәм тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
Бу бәхет һәм шатлык атмосферасында яшь парлар бер-берсенә узлэренен мәхәббәтлэре турында сойлэделэр, ирләр рыцарь турнирында катнаштылар, ә аларнын яшь хатыннары үз сәләтләрен галстукны дөрес бэйлэу конкурсында курсэттелэр. Катнашучылар һәм кунаклар яшь парларга ярдәм итте һәм аларны алкышларга күмде.
Ә конкурснын ахырында яшь парлар бер-берсенэ булган сунмэс мәхәббәт символын – шәмдэн тезелгэн йорэкне кабыздылар.
Ике пар да җиңүчелэр булдалар - чонки бары тик чын мәхәббәт кенэ бөек җиңүгэ сәләтле...
"Изге вәли Көне" бәйгесендә актив катнашкан өчен яшь парлар дипломнар һәм фотоальбомнар белэн истәлеккә булэклэнделэр.