ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2017 ел
чәршәмбе

8 март көнне Баулы районы Николашкино авылында яшәүче Евграфовлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм.  Хатын-кызлар язның беренче бәйрәме белән котлаулар кабул иткәндә гаилә башлыгы,  Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Иван улы 90 яшен билгеләп үтте. Юбиляр “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны исемен йөртә.

       Менә инде 55 ел ирле-хатынлы Грачевлар гаилəсе Владимир улы Александр һәм Иван  кызы Зоя   бер-берсенə хөрмәт һәм мәхәббәтлəрен саклап, кулга-кул тотынып тормыш сукмагыннан атлыйлар. Владимир улы Александр  гомере буе  "Ослан" совхозында  механизатор булып эшли.

 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм тантанасында Алабуга районы ЗАГС бүлеге белгечләре дә катнашты. Мәдәният йортында уздырылган тантана һәркем күңеленә бәйрәм кәефе өстәде.

Җыелган хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апаларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов тәбрикләде. Аларныӊ гаиләдәге, тормыштагы тоткан урыннарына югары бәя бирде, чибәр һәм сөйкемле, эшчән һәм тыйнак булуларына үзенеӊ соклануын белдерде. Һәр гаиләнеӊ тоткасы булган илаһи затларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләде. Бәйрәм чарасының кунаклары булган 5 әнигә ана капиталы сертификаты тапшырды.

8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап сишәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда узган чарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Район башлыгы Равил Кузюров районның барлык әниләрен, хатын-кызларын һәм гүзәл затларын язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына рәхмәт сүзләре һәм ихтирам белдерде.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

      Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2 пар үзләренең никахларын теркәргә килде.
  Яшь Ташкуловлар гаиләсе бик кызыклы шартларда танышалар. Эдуард - Мамадыш егете, Чечен Республикасының сугыш ветераны, бик күп медальләре бар.

        Мартнын беренче атнасында Биектау муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 8 малай һәм 3 кызга таныклыклар тапшырылды.

     Иң яшь әнигә 19 яшь, әтигә 23, олы әнигә 42 яшь, әтигә 40.

     Балаларга исемнәр арасында сирәк очрыйтырган исемнәр кушылды: АюбҺан, Рәис, Искәндәр, Мөхәммәд, Илдана.

  2017 елның 7 март көнендә район Мәдәният йортында булып үткән “Авылым күрке – яшь гаилә” йомгаклау бәйгесендә “Гашыйклар күп җирдә, тик барыбер, булмас кебек безнең кебекләр…” дигән сүзләр яңгырады. Уйлый калсаң, һәр пар үзенчә, һәр гаилә кабатланмас. Алар бер-берсенә охшамаган, әмма аның бала-чагалы, әти-әниле, туган-тумачалы зур бер дәүләт булуы белән охшашлыгы бар.  

8 Март бәйрәме алдыннан район ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган 5 укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Алар аны Буа районы буенча миграция бүлеге начальнигы Айдар Хадиуллин кулыннан алдылар. Кызларны илнең тулы хокуклы гражданнары булулары һәм  Халыкара хатын-кызлар көне белән ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Измайлов һәм “Яшь гвардия” активистлары да котладылар. Кунаклар аларга чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Актаныш районы Аккүз авылы тыл ветераны Гарипова Гиная Гариф кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International