ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

"Бәхетле гаилә мәктәбе" тренингы бушлай үткәрелә.


1
май, 2017 ел
дүшәмбе

Узган атнада Нурлат районы хезмәт коолективлары арасында үткәрелгән “Талантлар фейерверкы” бәйгесенең гала-концерты узды. Район башлыгы Равил Кузюров “Талантлар фейерверкы” проектына нәтиҗәләр ясап, чыгышларны әзерләүдә өлеш керткән һәр-кемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.

1 майда бөтен ил Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтте. Бу бәйрәм  хезмәт халкының берләшү көне булып калачак һәм нәкъ менә шуңа күрә ул иң яраткан бәйрәмнәр рәтендә кала бирә.

Бик иртә этисез калып халык дошманы баласы тамгасы белән авыр балачак кичерсәм дә, мин – бәхетле, - ди ул. Сугышның, окопларның ни икәнлеген белә ул.

Сугыштан соң Алабуга укытучылар институтына укырга керә, өйләнә. Ул мәктәп директоры, Роно бүлеге җитәкчесе, грком секретаре булып эшли. Аның эш стажы 64 ел тәшкил итә.

2017 елның 1 маенда Әгерҗе шәһәре ГХАТ бүлеге урнашкан “Яшьлек” паркында яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган концерт булып үтте. ГХАТ һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре берлегендә барлык кунакларга, тамашачыларга якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан георгий тасмалары таратылды. Чара бик истәлекле һәм күңелле булып узды.

Май башында Олы Нырсы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Асия Шәйхетдин кызы Шәйхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гиниев тәбрик итте. Юбилярга РФ Президенты Путинның Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

Ремонт эшләре баруы сәбәбле, Болотникова, 35 урымында урнашкан ГХАТ бүлеге утсыз калачак. ГХАТ бүлегендә гражданлык хәле актлары теркәлмәячәк.


30
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә законлы никахта бергә 65 ел гомер итүче Георгий Алексеевич белән Нина Валентиновна Замараевлар булды. Шушы көннәрдә алар тимер туйларын билгеләп үтте. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә әлеге искиткеч парны шундый матур мөһим дата белән котлау бәхете насыйп булды.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
   Яшь өйләнүчеләр  һәм кунаклар  горурлык белән Георгий тасмасын тактылар, алар Ватан, тыныч һәм якты киләчәк өчен сугышкан бабаларыбызга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Символик тасма әнә шулай язылышу тантанасына үзенә бер бәйрәм кәефе өстәде.

 Туй көне кеше тормышында иң күңелле мизгелләрнең берсе. Бу онытылмас көн күңелләрдә сакланып кала. Туй йолалары элек – электән сакланып килгән, ул йолаларга яңалары да өстәлеп тора.

 Бүген исә бу истәлекле көнне тагын да күңеллерәк һәм тарих белән бәйләп үткәрү мөмкинлеге бар. Минзәлә районы туган якны өйрәнү музее һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре берлегендә, районыбызның яшь гаиләләре өчен махсус программа эшли башлады. Яңа гаилә төзүче яшь пар, Җәлилов Илмир һәм Галиуллина Илзидә өчен туй мәҗлесе музей бинасында башланып китте.  Кунаклар күп төрле тарихи гореф-гадәтләр белән таныштылар, төрле сынауларда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International