ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Бүген, 2017 елнын 5-нче май көнне, Яр Чаллы Тантаналар сараенда Ярушкин Алексей һәм Мөхәмәтова Эльза гаиләсе законлы рәвештә никахларын теркәде. Эльза – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла торган “Татарстан энҗесе 2016” III Республика бәйгесе финалисты.

4-5 май көннәрендә Теләче муниципаль районының “Батыр” спорткомплексында хатын-кыз муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары булып узды.

11 командадан торган әлеге ярышта Теләче командасы 2 урынны яулады.

Җиңү Көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре сугыш һәм хезмәт ветераннары Заборников Евладий Кириллович һәм аның тормыш иптәше Нина Тимофеевна янына бардылар.

2017 елның 5 маенда "Шәһәрнең балалар хастаханәсенең перинаталь үзәгендә" Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгече катнашында, булачак әниләр өчен, чираттагы хокукый дәрес узды.

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Георгий тасмасы” акциясе узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче парларга һәм тантана кунакларына бәйрәм символын тапшырдылар. Әлеге акция хәзерге вакытта елдан-ел уздырылучы матур традициягә әверелде.

2017 елның 5 маенда Түбән Кама муниципаль район ГХАТ Идарәсендә Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 72 ел тулуына багышланган һәм  Рәсәй Федерациясенең  ГХАТ органнары 100 ел тулу уңаеннан "Буыннар бәйләнеше" исемендәге арт-проектка йомгак ясалды.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярларны тәбрикләү музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Бәхетле ир белән хатын бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

 Балаларны бу мөһим вакыйга уңаеннан отставкадагы  авиация майоры Мөнир Хәйретдинов котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International