Чираттагы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда узды. ГХАТ Идарәсе һәм аның эше белән якыннан танышырга 32 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучыларына бәхет елмайды.
2023 елның 19 сентябрендә бала тудыру бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү тантанасы булды.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы Азнакай шәһәренең яңа кешесе, яратучан Сабирҗановлар гаиләсендә бишенче бала тууын хөрмәтләде.
Фәнзил һәм Ләйсән - сыйныфташлар. Мәктәптә үк аларның мәхәббәт тарихы башлана.
Шушы көннәрдә Минзәлә шәһәрендә яшәүче Илсөя Илдус кызы һәм Васил Гыйльфан улы Хәбибуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ир белән хатын үз мәхәббәтләрен тормыш сынаулары һәм авыр еллар аша лаеклы кичерделәр, тату гаилә корырга, бәхетне һәм өйдәге уңайлылыкны саклап калырга өлгерделәр.
2023елның 16 сентябрендә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында «Нечкәбил-2023» аналар һәм гаилә гүзәллеге республика конкурсының ярымфиналы узды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 30дан артык гаилә үзләренең гаилә байракларын һәм гимннарын тәкъдим итте. Апас муниципаль районын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина гаиләсе тәкъдим итте.
14 сентябрь көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге “Гаилә белеме” курсы буенча, Саба гимназиясенең 10нчы сыйныф укучыларын каршы алды.
Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда традицион Туй алды инструктажы узды, анда булачак яшь парларга никахлашуны дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча консультация бирелде, бер парга тантаналы церемония репетициясендә үзен кияү һәм кәләш ролендә сынап карарга мөмкинлек бирелде.
2023 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Вячеслав Алексеевич һәм Татьяна Ивановна Тунгусковларның гаилә тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Ике кызы, дүрт оныгы, оныкчыгы – юбилярларның төп хәзинәләре.
16 сентябрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районында «Кросс нации-2023» булып узды. Кросста муниципаль учреждениеләр һәм башка оешмалар катнашты. Катнашучылар арасында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бар иде.
Чаллы яшь парлары Иван һәм Инна Петровлар ГХАТка зур йөк машинасында килделәр. Алар Volvo машинасың бәйрәм тасмалары белән бизәгәннәр һәм аның фонында фотосессия оештырганнар, бу тирә-юньдәгеләрнең зур игътибарын җәлеп иткән.