2023 елның 9 ае өчен Буа районында тууны дәүләт теркәве статистикасы

2023 елның 30 сентябре, шимбә

2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге туу турында 125 таныклык бирде, шуларның 68е малайлар һәм 57е кызлар тууы теркәлде. 40 гаиләдә беренче бала туган, 33 бала үз гаиләләрендә икенче, 30 бала өченче, 22 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булып туган.

Яңа туган малайлар өчен иң популяр исемнәр Марк, Раян, Самат, Кәрим, Мирон, Семен, Арсений, кызлар өчен Амелия, Самира, Мирослава, Алина, Зифа, Камилла, Милена, Азалия, Софья була. Сирәк исемнәр арасында Ева, Белла, Арина, Усман, Нурлан, Әлим, Наргиза, Сафина, Азалина, Хаят, Виталина, Багдад, Елисей кебек исемнәрне билгеләп үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International