2023 елның август аенда Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында 146 бала дөньяга килде. Алар арасында 75 малай һәм 71 кыз. Баланың минималь авырлыгы- 1460 гр., тәшкил иткән, ә максималь - 4560 гр. Иң яшь әни - 17 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 21 яшьлек, ә иң өлкәненә - 55 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре – Злата, Лев, Мия, Мирон, Ясмина, Амелия, Усман, Матвей, Алина, Марьям, Марк. Сирәк исемнәр арасында- Каролина, Василиса, Алия, Аиза, Рамилина, Девика, Стефания.