Һәр кеше кайчан да булса бабаларының кем булуы, кайчан туган, нәрсә белән шөгыльләнгәннәре турында уйлана. Бу сорауларга җавапларның беренче чыганагы - хуҗалык кенәгәләре һәм гражданлык хәле актлары.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Минем шәҗәрәм. Беренче адымнар» темасына класс сәгате үткәрделәр. Балалар ГХАТ органнары тарихы белән танышты һәм экскурсиядә булдылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.