2023 елның 28 сентябрендә “Нык гаилә” партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләне бала тууы белән котладылар.
Сергей Анатольевич һәм Светлана Тимофеевна Дегтяревлар гаиләсендә кыз туды. Бу гаиләдә бишенче бала. Өйдә сеңелесен туганнары Любаша, Никита, Родион, Павел көтәләр. Әти-әни кызларына сирәк очрый торган исем сайлаганнар - Николь дип атаганнар.
Ата-аналарга кызларының туу турында таныклык, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләкләре белән истәлекле бүләк тапшырдылар.