Күп балалы гаиләдә 6нчы баланың тууын тантаналы теркәү

2023 елның 29 сентябре, җомга

Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы буенча бүлеге тарафыннан күп балалы Фоминых Александра Викторовна һәм Сергей Иванович гаиләсендә 6 бала тууы теркәлгән. Гаиләдә инде 3 малай-Степан, Иван, Даниил һәм 2 кыз – Анна һәм Дарья бар. 2023 елның 24 сентябрендә тагын бер кыз дөньяга килә, аңа матур Алеся исеме бирелә.

Александра Викторовна белән Сергей Ивановичны чын күңелдән котлыйбыз. Балаларыгыз өчен һәрвакыт уңышка ишекләр ачык булсын, илебезнең сәламәт, көчле һәм лаеклы гражданнарын үстерергә телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International