Чистайда милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча Совет утырышы узды

2023 елның 29 сентябре, җомга

2023 елның 29 сентябрендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча советның чираттагы утырышын уздырды. Чистай районының мәгариф оешмаларында туган телләрдә укытуны оештыру, Чистайда мөселман яшьләре берлеге, чуваш милли-мәдәни үзәге эше, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.

Чарада, советның актив әгъзасы буларак, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева катнашты.

ЗАГС бүлеге үз эшчәнлеген районның төрле дини диаспоралары һәм милләтләре вәкилләре белән үзара хезмәттәшлектә алып бара. Бу хезмәттәшлекнең гомуми бурычы-гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, туучылар санын арттыру, никахларны өзү санын киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International