ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Тәтеш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә яшь парларның никахын милләтара теркәү тантанасы узды. Кияү егет - чуваш диаспорасы вәкиле, кәләше мордва.


12
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

11.11.2023 елның матур көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 5 пар никахларын теркәделәр.


11
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Шушы көннәрдә Шәйхиевлар, Фәрит Нуретдин улы һәм Тәскирә Хәйдәр кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның никахлары 1973 елның ноябрендә Биектау районының Әлдермеш авыл Советында теркәлде.

Гадәттәгечә, шимбә көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак яшь парлар өчен туй инструктажы үткәрделәр.

2023 елның 11 ноябрендә Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вагыйз улы Мөхәммәтов Николай Дмитриевичны һәм Елена Петровнаны уртак тормыш итуләре 65 еллыгы белән котлады.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 10 ноябрендә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә ел башыннан 4 пар игезәк теркәлгән. Дамир һәм Лилия Вәлиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 2023 елның 8 ноябрендә аларның 2 улы туган. Яңа туган балаларга әти-әниләре Рамис һәм Данис исемнәре кушканнар.

Тәтеш гражданнар яклау көллияте укытучысы Елена Владимиров Чернованың беренче курс укучылары өчен Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә оештырылган экскурсияләр циклы дәвам итә.

9 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә 104 төркем булды.

2023 елның 10 ноябрендә соңгы көзге айның никахлашу тантанасы булды. Алексей һәм Ирина Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләреннән җылы котлаулар кабул итте.

2023 елның 10 ноябрь көнендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Юрий Михаил улы белән Лидия Михаил кызын Кузиннарны алтын туйлары белән котладылар.

2023 елның 09 ноябрендә Азнакай шәһәре ГХАТ бүлегендә Азнакай муниципаль районы хатын-кызлар җәмгыяте инициативасы белән «Яшь ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында бала табуга әзерлек, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм балаларны бишек җыры ярдәмендә рухи-әхлакый тәрбияләүнең төп мәсьәләләре буенча йөкле хатын-кызлар белән чираттагы очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International