Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова беренче документны 23 балага тапшырдылар.