Чаллы шәһәрендә 34 пар үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәү һәм бергә яңа тормыш башлау өчен нәкъ менә шушы көнне сайлаган.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 23.11.2023 елның матур көнендә 400 пар яңа өйләнешкән. «Юбилей» пары Виктор һәм Марина Вороновлар була.
Теләче районында яшәүче Владимир һәм Диләрә Шароновлар гаиләсендә 20енче ноябрь көнне, гаиләдә өченче бала булып, кыз бала дөньяга аваз сала. 3 кило 20 грамм авырлыкта туган сабыйга әти-әнисе Регина исеме бирәләр. Регина латин теленнән патшабикә буларак тәрҗемә ителә.
Әниләр көне алдыннан Баулы районы ГХАТ бүлегендә Мухитовлар гаиләсе иң якын кешеләре – балалары, туганнары, хезмәттәшләре белән бергә тормыш корып яши башлауларының юбилеен билгеләп үтте.
Чарада гади табиблар гына түгел, ә ана булу бәхетен белергә ярдәм итүчеләр династиясе катнашты. Чөнки хатын-кызның иң югары бурычы - ана булу.
Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 елның чираттагы игезәге теркәлгән. Яңа туган сабыйлар гаиләдә икенче һәм өченче бала булып туа. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнине игезәк бала тууы белән котладылар һәм балаларның беренче документларын – туу турында таныклыкларын тапшырдылар.
Балалар-бәхет, һәм өйдә балалар көлүләре күбрәк булган саен, безнең тормыш мәгънәсе тулырак сизелә.
22.11.2023 Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә алтынчы бала тууы теркәлгән.
Әти-әни булу – бәхет, ә күп балалы булу – өчләтә бәхет!
Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Түбән Кама никах сараенда «Күп балалы гаилә» таныклыгы тапшырылды.
2023 елның 22 ноябрендә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы буенча бүлегендә 5 пар «алтын» юбилярны хөрмәтләү узды.