Арча районында 2023 елның 23 ноябрь көнендә 5 бәхетле пар гаилә төзеде

2023 елның 24 ноябре, җомга

2023 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 5 бәхетле пар никахларын теркәделәр. Алар бу датаны уңайлы дип тапканнар һәм шул ук вакытта язылышу таныклыгында «матур дата» булуын да теләгәннәр.

Арча районында 2023 ел башыннан 247 бәхетле пар матур гаилә төзеп өлгерде.

Яңа өйләнешкән парларга бәхетле гаилә тормышы һәм мәхәббәт телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International