Түбән Каманың перинаталь үзәгендә ГХАТ Идарәсе белгече Лилия Исламова әниләрне якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады һәм баланың беренче документын – туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы рәисеннән котлау адресын һәм ГХАТ Идарәсе коллективыннан бәйрәм открыткасын тапшырды.
Кадерле әниләр! Сезнең тормышыгызда сүнмәс кояш нуры барлыкка килде, ул сезне яктылык белән тутырачак, җылылык һәм мәхәббәт бүләк итәчәк!
Сабырлыгыгыз, фидакарьлегегез һәм хезмәтегез балаларыгызның кайгыртуы һәм рәхмәте белән кире кайтсын дигән теләктә калабыз!