Галиәхмәтовлар «алтын» юбилейларын билгеләп үттеләр

2023 елның 25 ноябре, шимбә

24 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган тантаналы чарада район җитәкчелеге исеменнән Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхретдинова Байлар авылыннан Әнәс белән Розалия Галиәхмәтовларны бергә торуларына 50 еллык юбилейлары белән котладылар. Шулай ук аларга истәлекле бүләкләр һәм «алтын юбилярлар» таныклыгы тапшырылды.

Алар инде 50 ел бергә яшиләр, балаларына һәм оныкларына яхшы үрнәк күрсәтәләр. Әнәс Вәли улы һәм Розалия Мәхмүт кызы 1973 елның 2 ноябрендә Урыссу авыл советында өйләнешәләр. Шул вакыттан башлап, ир белән хатынның бөтен гаилә тарихы Әнәс Вәли улының туган авылы белән тыгыз бәйләнгән. Авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт итеп лаеклы ялда алар. Бүгенге тормышларына сөенеп, балаларының, оныкларының уңышларына шатланып гомер итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International