Арча районында туу турында таныклык тапшыру тантанасы

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда бәхетле әти-әнигә туу турында таныклык тапшырылды. Раил һәм Карина балаларына Ясминә дип исем куштылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне сабыйлары туу белән котладылар һәм тантаналы шартларда беренче документ, бала туу турында таныклык, шулай ук ана (гаилә) капиталы алучыга белешмә тапшырдылар, чөнки Хәлиловлар гаиләсе икенче бала туу белән әлеге капиталга ия булды, яшь гаиләгә бу зур ярдәм булачак.

Хәерле һәм озын гомер юлы, кадерле сабый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International