ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бүген, 24 ноябрьдә Биектау муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 150 нче никах теркәлде. Бу бәхетле парлар Руслан һәм Селби. Туганнары һәм якыннары алдында яшьләр «әйе» диделәр.

Бүген Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре өчен янгын куркынычсызлыгы техникасы буенча планнан тыш инструктажны Чистай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Зәбиров Самат Илһам улы үткәрде.

Ана көне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә өч бала тууын теркәделәр. Бу бәхетле вакыйга Ильяс һәм Алсу, Константин һәм Светлана, Ардашер һәм Нажмия гаиләләрендә була.

Йөклелек, бала тууын көтү - хатын-кыз тормышында искиткеч чор. Бу  хатын-кызда ана булуның беренче хисләре барлыкка килгән вакыты. Күпчелек әниләр бу авыр вакытта ярдәмгә һәм уңай хисләргә аеруча мохтаҗ.

2023 елның 23 ноябрендә Азнакайда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова катнашында «Гаилә сәламәтлеген саклауда» темасына сәламәтлек саклау органнары, башкарма хакимият һәм хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының ведомствоара узара бәйләнеш турында Татарстанның көньяк-көнчыгыш акушер-гинекологларның масштаблы конференциясе узды.

Әниләр көне – безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кешегә –  Әнигә багышланган махсус бәйрәм. Борынгы заманнардан ук анага табыну кешелекнең иң мөһим әмерләренең берсе булып кала.


23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 23 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе тарафыннан 15 никах теркәлгән.

20 ноябрь - Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көнне 1959 елда ассамблея бала хокукларын яклау буенча төп документларның берсе - Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Россия Федерациясе Конвенцияне 1990 елда раслады.

Яшьләр туй көне өчен матур даталар сайларга яраталар. Аларга әкияти-магик көннәр кебек тоела, һәм булачак гаилә язмышына уңай йогынты ясаучы астрологлар фаразлары буенча.

23 ноябрь көнне Чистайда 2 пар никахларын теркәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International