Эш сәфәре белән Чистайда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле бүлеге вәкилләре белән очрашты.
Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә узган киңәшмәдә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева да катнашты. Очрашу барышында районда милли мәгарифне һәм халык традицияләрен үстерү, татар гаиләләренең тарихын өйрәнү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук татар бәйрәмнәренең әһәмияте турында cөйләштеләр.