24 енче ноябрь көнне Теләче районында әниләр бәйрәме уңаеннан батыр уллар үстергән әниләрне, аларның якыннарын хөрмәтләделәр.
Бүгенге көндә ил тынычлыгын саклаган батыр ирләрнең әниләрен, якыннарын, матур бәйрәм белән, район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы тәбрикләде. Аларның батырлыгына рәхмәт әйтеп әниләргә сабырлык, саулык, тиз арада уллары, якыннары белән күрешүләрен теләде.
“Маяк” кафесында үткән әлеге бәйрәм бай өстәлләр артында мәгнәле, эчтэлекле, милли традицияләрне искә алып, матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Хөрмәтле әниләр, Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү секторы сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итә! Сезгә исәнлек-саулык, гаиләгездә иминлек, сабырлык, куанычлы хәбәрләр теләп кала!