24 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган тантаналы чарада район җитәкчелеге исеменнән Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхретдинова Байлар авылыннан Әнәс белән Розалия Галиәхмәтовларны бергә торуларына 50 еллык юбилейлары белән котладылар. Шулай ук аларга истәлекле бүләкләр һәм «алтын юбилярлар» таныклыгы тапшырылды.
Тантаналы шартларда әлеге мөһим вакыйга белән 4 пар котланды.
Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда бәхетле әти-әнигә туу турында таныклык тапшырылды. Раил һәм Карина балаларына Ясминә дип исем куштылар.
Бүген Әниләр көне уңаеннан «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары, Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Виктория белән Рөстәм Харисовларны сабыйлары тууы белән котлады.
Көз туй тантаналарының популярлыгы буенча икенче сезоны булып тора. Күп парлар аны елның уңайлы вакыты һәм уңайлы көне белән сайлыйлар, әмма кайберләре никахлашу турында таныклыкта «матур дата» булуын телиләр.
Туйның 40 еллыгы-ир белән хатынның тормышында мөһим юбилей. Чөнки күп еллар бергә яшәгән пар бер-берсенә карата якты хисләр кичерә һәм күп кенә катлаулы ситуацияләр аша ныклы гаилә кора алган. Никахта 40 ел бергә яшәү юкка гына Рубин туе дип аталмый.
Түбән Каманың перинаталь үзәгендә ГХАТ Идарәсе белгече Лилия Исламова әниләрне якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады һәм баланың беренче документын – туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы рәисеннән котлау адресын һәм ГХАТ Идарәсе коллективыннан бәйрәм открыткасын тапшырды.
![]()
![]()
![]()
![]()
![]()
![]()
24 нче ноябрь көнне Чистай никахлашу сараенда Рамилә һәм Зөфәр Гатиннарның сапфир туйлары – гаилә корып яшәүләренә 45 ел уңаеннан матур чара узды.
24 нче ноябрь көнне Иске Урыссу урта мәктәбе укучылары Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә сәяхәт кылдылар.
2023 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 5 бәхетле пар никахларын теркәделәр. Алар бу датаны уңайлы дип тапканнар һәм шул ук вакытта язылышу таныклыгында «матур дата» булуын да теләгәннәр.