Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быел районыбызда туган игезәкләрнең беренче пары тууы теркәлгән. Игезәкләр 25 октябрь Артемьевлар Николай һәм Татьянада гаиләсендә өченче һәм дүртенче балалар булып дөньяга килгән.
Район башлыгы Р.Х.Сафиуллов ата-аналарга ике урынлы балалар коляскасы тапшырды.
Балаларның әти-әниләре өчен чын күңелдән шатланабыз һәм аларны балалары туу белән котлыйбыз, сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр! Районда барысы 61 бала тууы теркәлгән.