Һәр милләт үзенең тарихи традицияләре һәм оригиналь гореф-гадәтләре белән кызыклы. Удмуртлар һәм марилар бик үзенчәлекле яшәү рәвеше булган аз санлы халыклар. Бүгенге көндә алар бик заманча кешеләр, әмма кайбер ата-баба йолалары халык тарафыннан бүгенге көнгә кадәр үтәлә һәм хөрмәт ителә. Ә яңадан торгызылган мирасны яңа өйләнешкәннәрне берләштерү йоласында, удмуртлар һәм марилар өчен тантаналы чарада күрергә мөмкин. Агымдагы 2023 ел-милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы буларак, Балтач районы ГХАТ бүлеге өчен никахларны халык йолаларын үтәп теркәүгә аеруча бай булды.