Казанда республикакүләм "Нечкәбил" ана булу, матурлык һәм гаилә күркәмлеге конкурсының финалы узды. Республиканың иң гүзәл, иң булган хатын-кызлары арасында Саба районының сәхнә йолдызы Энҗе Нурисламова да бәйге тотты. Энҗе Нурисламова мәртәбәле конкурста гаиләсе - ире Илмир, кызы Иделия, улы Идел, каенанасы һәм каенатасы, туганнары белән чыгыш ясады. Аларны якларга районнан 120 кешелек иҗат коллективы барды, барысы да Нурисламовларны яклап сәхнәгә чыкты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Энҗе Нурисламова - 3нче призлы урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм яңадан яңа уңышлар телибез!